ГлавнаяИсполнители♫Салават ФәтхетдиновҮткәнне каргамаек (9 сезон 1991 ел)
название:

Үткәнне каргамаек (9 сезон 1991 ел)


автор:

♫Салават Фәтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1561 просмотр
Мөдәррис Газетдинов көе Равил Шаммас сүзләре

Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да, 
Үткәнне каргамаек.

Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның,
Яхшы чагы — гөлләр аның,
Начар чагы — чүп аның.

Начарлыгы артта калсын,
Гөлләрен кадерләек,
Икебезне бәхетле иткән
Көннәрне хәтерләек.

Аяз көндә назлы гөлгә
Нигә әле болытлар?
Әнә безгә елмаялар
Алда торган минутлар.

Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.

Алда ята яңа юллар,
Без үтәсе юл булсын.
Гомер бергә тибәр йөрәк,
Тотынышкан кул булсын!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үткәнне каргамаек (9 сезон 1991 ел)" ?
У нас недавно искали:
Скриптонит Танцуй сама  Танцуй сама  С тобой [теги: Пицца Завтра Романс  Любимка (Remix DJDRIFT ArtemBoronin)  Сумасшедший русский (минус)  Вдох (Интро)  Ламбада [DJ V.A.N. Mash-Up]  БЛОКЕРЫ (BassBoossted By Drack)  Малый повзрослел  Твоя краса [теги: Ани Лорак Мот 
А как ты думаешь, о чем песня "Үткәнне каргамаек (9 сезон 1991 ел)" ?
2010-2026 © Tapesnya.ru Тексты песен