название:
автор:
Кермәгез, гайбәткә кермәгез
автор:
Әнвәр Нургалиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1097 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
КЕРМӘГЕЗ, ГАЙБӘТКӘ КЕРМӘГЕЗ Бирмәгез, сораулар бирмәгез, Кермәгез, гайбәткә кермәгез. Көнләшеп, явызлык өләшеп, Кешене пычракка төрмәгез. КУШЫМТА: Кермәгез, гайбәткә кермәгез, Буш сүзләр ятьмәсен үрмәгез. Көнләшеп, ялганлап, алдашып, Җир йөзен ямьсезләп йөрмәгез. Усаллык кешене бизәми, Күп сөйләп ялгышлар төзәлми. Андыйлар яшәүдән тәм табып, Бәхетнең күлендә йөзәлми. Куркыныч бу явыз кешеләр, Көнчеләр, гайбәтче ишеләр. Алар бит шуларны аңлап та, Кешегә начарлык эшлиләр. ГӨЛФИЯ ШАКИРОВА
А как ты думаешь, о чем песня "Кермәгез, гайбәткә кермәгез" ?